news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовск шәһәре 2021 елдагы Федераль Сабан туена әзерләнә башлаган

Сабан туе көннәрендә шәһәрдә яңа мәчет тә ишекләрен ачар дип планлаштырыла.

Нижневартовск шәһәре 2021 елдагы Федераль Сабан туена әзерләнә башлаган
Татар-информ архивы

 (Казан, 9 август, “Татар-информ”). Ханты-Манси автоном округының административ үзәге булган Нижневартовск шәһәрендә 2021 елда узачак Федераль Сабан туена әзерлек башланды, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте матбугат хезмәте.

Сабан туе Обь елгасы яр буенда оештырылачак, шулай ук бәйрәм программасы Үзәк стадион территориясендә дә барачак – анда көрәш ярышлары оештырылачак. Сәнгать сараенда Татарстан һәм җирле сәнгатькәрләр катнашында зур концерт тәкъдим ителәчәк. 

2020 елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә үтәчәк. Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов үз командасына мәскәүлеләрнең оештыру эшләре барышы белән алдан таныша торырга, тәҗрибә тупларга боерган. 

Сабан туе көннәрендә шәһәрдә яңа мәчет тә ишекләрен ачар дип планлаштыралар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100