news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Нижнекамскшина” – РФ дә экология буенча иң яхшылар арасында

Предприятие “Россиянең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары” бөтенроссия конкурсында билгеләнгән

 (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). “Нижнекамскшина” ААҖ “Россиянең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары” бөтенроссия конкурсында иң яхшы предприятие дип танылган.

“Инновацияләр һәм үсеш” халыкара форумы кысаларында конкурска нәтиҗә ясалды. Форумның эксперт советы “Нижнекамскшина” ААҖ ен “Экология һәм табигатьне саклау эшчәнлеге өлкәсендә иң яхшы предприятие” номинациясендә җиңүче итеп таныды. “Нижнекамскшина” ААҖ ндә экологиягә начар йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча программа гамәлгә куела. Предприятие тарафыннан производствоны модернизацияләү экологик вәзгыятьне яхшыртуга, табигый ресурсларны рациональ куллануга, калдыклар чыгару нормасын үтәүгә китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot