news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Нижнекамскнефтехим" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы булды

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген "Нижнекамскнефтехим" ААҖ акционерларының чираттан тыш җыелышы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Акционерларның чираттан тыш гомум җыелышы "Нижнекамскнефтехим" ААҖ Директорлар советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карар кабул итте.

Аннары, компания генераль директоры вазифасына Азат Бикмурзин билгеләнүгә бәйле рәвештә, яңа составта компаниянең Директорлар советы сайланды.

Аның составына керүчеләр:

Алексеев Сергей Владимирович - «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры беренче урынбасары;

Бикмурзин Азат Шаүкәтович –   «Нижнекамскнефтехим» ААҖ генераль директоры;

Бусыгин Владимир Михайлович – «ТАИФ» ААҖнең «Нижнекамскнефтехим»  идарә һәм стратегик үсеше буенча генераль директоры урынбасары;

Гайзатуллин Радик Рауфович – Татарстан Республикасы финанслар министры;

Зарипов Равил Хамматович – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры;

Маганов Наил Өлфәтович – В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ генераль директоры;

Милич Желько – IPCO - TRADING S.A. башкаручы директоры;

Пресняков Владимир Васильевич – «ТАИФ» ААҖнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү буенча генераль директоры урынбасары;

Раппопорт Александр Леонидович – «Раппопорт и партнеры» Адвокатлар конторасы идарәче партнеры;

Сабиров Ринат Касыймович –   Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (дәүләт вәкиле);

Сафина Гүзәлия Мөхәррәмовна – «ТАИФ» ААҖе генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары.

РФ Гражданнар кодексына кертелгән үзгәрешләргә һәм 2014 елның 1 сентябреннән законлы көченә керүгә бәйле рәвештә, акционерлар "Нижнекамскнефтехим" ААҖ Уставын үзгәрешләр һәм өстәмәләрне хуплады һәм Уставны яңа редакциядә раслады.

2014 елның гыйнвар-сентябрь айларындагы финанс-икътисади эшчәнлек турындагы доклад белән "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады.  

2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, 92,9 миллиард сумлык товар продукциясе чыгарылган. Бу узган елның шул чорына карата 105 процент тәшкил итә. Былтыргы белән чагыштырганда, полистирол (25 процентка), стирол (18 процентка), моноэтиленгликоль (17 процентка), бутил һәм галобутил каучук (икесе бергә - 8 процентка), шулай ук этилен, пропилен, бензол, гади полиэфир, этилен окисе, полипропилен күбрәк җитештерелгән. Үзәк газ-фракция җайланмасында чимал эшкәртү 108 процентны тәшкил иткән.

"Түбән Кама Нефтехим" ААҖ акционерларының чираттан тыш гомум җыелышы тәмамлангач яңа составтагы Директорлар советының беренче утырышы булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен хуплап, Директорлар советы әгъзалары Директорлар советы рәисе итеп Владимир Бусыгинны сайлады.  

news_right_1
news_right_2
news_bot