news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижгарда татар яшьләрен гармун белән каршы алдылар
Татар яшьләре көннәре делегатлары белән Нижгар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе "Күбәләгем" җырын башкарды.
Скопировать ссылку
Габдуллина Энже
(Түбән Новгород, 28 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). 26-30 августта узучы татар яшьләре көннәре кысаларында делегатларны Нижгар татарлары гармун белән каршы алды.
Татар яшьләре көннәре делегатлары Түбән Новгород татарлары белән күреште. Делегатларны татар җыры һәм чәкчәк белән каршы алдылар.
Делегатларны шәһәр һәм милли оешма җитәкчелеге сәламләде. "Сез, киләчәк буын яшьләре, безнең эшне дәвам итсәгез иде", - диде Нижгар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамил Салихҗанов.
Рамил Салихҗанов катнашучылар белән "Күбәләгем" җырын да җырлады.
- Нижгар өлкәсендә 50 меңгә якын татар яши, 34 татар авылы, 60лап мәчеп исәпләнә. Түбән Новгородта аларның милли-мәдәни автономияләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2