news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижгар татарлары "Җәйге очрашулар"га чакыра

Пилнә районы Петрякс авылында татар халык иҗаты фестивале уздырыла.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). 23 августта Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Петрякс авылында “Җәйге очрашулар” III ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырыла. Бу хакта Нижгар татарларының "Нигез" якташлыгы хәбәр итә. 
 
Фестиваль кысаларында, татар милли эшләнмәләреннән, камыр ризыкларыннан, кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә оештыру һәм ул әйберләрне сату каралган.
 
Фестивальдә катнашырга җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор төркемнәре, вокаль ансамбльләр, хорлар, хорегорафик төркемнәр, инструменталь оркестрлар һәм ансамбльләр, драматик һәм театр коллективлары чакырыла. Фестивальдә катнашуның төп шарты — киемнәрдә милли бизәкләр төшерелгән булу һәм чыгышларның татар телендә яңгыравы. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, иҗат төркемнәренең 20 кешедән артмаган булуы мөһим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100