news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нижгар татарлары “Аулак өй”гә җыелачак

Кич утыруда “Ак калфак”лылар киләчәк бәйрәмнәр турында фикер алышачак, мастер-класслар узачак һәм милли ашлар буенча ярышачак.

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Нижгар өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Аулак өй”гә җыелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. “Аулак өй” 21 мартта булачак.

Монда “Ак калфаклылар” алда торган бәйрәмнәрне оештыру буенча фикер алышачак. Әйтик, Нижгар татарлары 6 апрельдә “Әниемнең җылы кочагы” кичәсен уздырырга җыена. Шулай ук ел дәвамында “Нижгарбикә” конкурсын үткәрү дә күздә тотыла. Татар атрибутикасына һәм традициясенә кагылышлы башка бәйгеләр дә, мастер-класслар да уздыру планлаштырылган.

Кич утырганда “Ак калфак”лылар “Тәрбия баскычлары” видео дискының икенче бүлегенә кыкача күзәтү ясар, кул астындагы материаллардан чәчәкләр үрү буенча Роза ханым Хәйретдиновадан мастер-класс алыр дип тә ниятләнә. Шулай ук калфакны милли бизәкләр белән чигү буенча да мастер-класс булачак.

Соңыннан исә ханымнар үзләре әзерләп килгән милли ризыклар белән чәй эчәчәк. Иң тәмле һәм оригиналь ризыкка оештыручылар тарафыннан сувенир-бүләк каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot