news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нижгар татарлары «Аулак өй»гә җыела

Монда идән келәмнәре үрү буенча мастер-класс, милли орнамент белән калфак бизәү, милли ризыклар белән чәй эчү дә каралган.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Нижгар өлкәсенең татар милли мәдәни төбәк автономиясе каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы чираттагы “Аулак өй”гә җыела. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Җыелышта 14 апрельдә узачак “Әниемнең җылы кочагы” бәйрәменә әзерлек турында сөйләшү булачак. Милли ризыклар әзерләү буенча, татар атрибутлары һәм гореф-гадәтләре белән бәйле мастер-класслар оештыру турында да сүз кузгатылачак.

Шулай ук идән келәмнәре үрү буенча мастер-класс, милли орнамент белән калфак бизәү, милли ризыклар белән чәй эчү дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot