news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижгар татар оешмалары киңәйтелгән утырышка әзерләнә
Чарада җирле үзидарә советы җитәкчеләренән алып, Түбән Новгородның закон чыгару органы вәкилләренә кадәр катнашыр дип көтелә.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең киңәйтелгән утырышына әзерләнә. Нижгар татарлары милли-мәдәни оешмалары берләшмәсе хәбәр итүенчә, чара 30 августка билгеләнгән.
Утырыш өлкәнең Татар Маклокасы авылында уздырылачак. Анда җирле үзидарә советы җитәкчеләренән алып, Түбән Новгородның закон чыгару органы вәкилләренә кадәр катнашыр дип көтелә.
Утырышның максаты - җирле үзидарә советы башлыклары һәм җирле эшмәкәрләр арасында дуслык җепләрен ныгыту, хуҗалык алып бару эшләрендә тәҗрибә уртаклашу. Шулай ук, Нижгар татарларының милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йолаларын үстерү буенча эш алып бару мәсьәләләре хакында фикер алышу, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2