news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нижгарбикә” бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле булды

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Мөтеравыл авылы китапханәчесе Галина Идрисова «Нижгарбикә» исеменә ия булды.

“Нижгарбикә” бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле булды
Зилә Мөбәрәкшина

Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожар мәдәният йортында V “Нижгарбикә” бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Сергач районы Мөтеравыл авылында китапханәче Галина Идрисова җиңүче булды. Аңа "Нижгарбикә - 2022" исеме бирелде.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар күп булганлыктан, ике биремне кыскартканнар һәм барлыгы өч бирем генә калган.

Беренче биремдә катнашучылар презентация форматында үзләре белән таныштырды. Төп шарт - шәҗәрә турында сөйләү иде. Икенче бирем “Оста куллар” дип аталды, алар кулдан тегелгән яки чигелгән әйберләрен тәкъдим итте. Өченче биремдә Түбән Новгород татарларының гореф-гадәтләрен чагылдырган иҗади номер күрсәттеләр. 

  • "Гаилә учагы сакчысы" номинациясендә Спас районы Татар Моклокасы авылыннан лаеклы ялдагы Хәмдия Мәгсумова,
  • "Иң ягымлы хатын-кыз" Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылыннан укытучы булып эшләүче Рәйсә Сабитова,
  • "Уңган хуҗабикә" номинациясендә Дзержинск шәһәреннән лаеклы ялдагы Алсу Рәхмәтуллова,
  • "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә Кочко-Пожар авылы мәдәният йорты хезмәткәре Наилә Җиhаншина,
  • "Үз эшенең остасы" номинациясендә Спас районы Тукай авылыннан мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Шакирова, 
  • "Иң зирәк хатын-кыз" номинациясендә Пильнә районы Петрякс авылыннан мәдәният йорты методисты Рамилә Закирова,
  • "Иң сәләтле хатын-кыз" номинациясендә Түбән Новгород шәһәреннән Гөлсем Алиева җиңде.

«Интертат» сайтында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Халык мәхәббәте» номинациясендә Пильнә районы Сафаҗәй авылыннан балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Наилә Камалетдинова җиңде. Ул кандидатлар арасыннан иң күп тавыш җыйган (611 тавыш) катнашучы. Искәртеп үтик, тавыш бирү гадел узсын өчен, ВКонтакте аша теркәлеп кенә тавыш биреп булды. 

Наилә Камалетдинованы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәбрикләде. Ул җиңүчегә “Интертат” электрон газетасы дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды. 

Жюри әгъзалары катнашучыларны иҗади номерларда башкару осталыгын, сәхнәдә үз-үзеңне тоту культурасын, артистлык сәләтен, эмоциональлек, костюм, музыкаль бизәлеш, оригинальлек һ.б. исәпкә алып бәяләде. 

  • “Нижгарбикә” бәйгесе Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, өлкәнең “Туган як” газетасы, Сергач районының мәдәният йорты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән берлектә уздырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100