Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нижегородская Правда» газетасы башкортларны чиста татарлар дип атаган
«Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов бу хәлгә шаккатуын әйтте.
«Нижегородская Правда» электрон басмасының «Киләчәк буын хәтере» («Память потомков») махсус проектында татарлар турындагы мәкаләдә башкортларны чиста татарлар дип атаганнар.
«Башкортлар – Казанда яшәүче чиста татарлар. Ә Кучкай Пожарында барысы да диярлек мишәрләр – алар борынгы гореф-гадәтләргә буйсына. Башкортларның һәм мишәрләрнең хәтта диалектлары да аерыла. Башкортлар рус теленнән алынмалар кулланмыйлар, шуңа күрә мишәрләр татар телетапшыруларын алып баручыларны аңламыйлар», – дип яза газета журналисты язма герое исеменнән.
- «Нижегородская правда» — Түбән Новгород өлкәсе хакимиятенең рәсми басмасы. Тиражы 10 меңнән артык. Өлкәдә 44 меңнән артык татар яши, халык саны буенча татарлар икенче урында. Газета «Киләчәк буын хәтере» («Память потомков») проектын башлады. Проектның беренче мәкаләсе татарларга багышланган.
«Без редакциябездә шаккаттык. Ул кыз атаган ризыклар да туры килми. «Винегрет» эшләгән ул анда», - дип бәяләде бу мәкаләне Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов. Ул журналистның милли-мәдәни автономиягә мөрәҗәгать итмәвенә гаҗәпләнүен әйтте.
Мәкалә гомумән уңай рухта язылган, анда Сергач районы Кучкай Пожары авылында туган 22 яшьлек татар кызы Камилла (Камилә) Фәйзрахманова тарихы тасвирлана. Мәкаләдә татар халкы турында төрле уңай белешмәләр бар – мәсәлән, татар халкының тышкы кыяфәте, кунакчыллыгы, сөтле чәй эчү традициясе, сәүдәгәрлек комплиментар рухта язылган. Татарлар укымышлы халык дип тәкъдим ителә.
Камилә татарлар белән русларны чагыштырып сөйли. «Әйтик, руслар күп эчәләр һәм сугышалар. Ә татарлар [спиртлы эчемлекләр] кулланмый, әмма аларның үзбәясе югары һәм шуңа күрә аларга ышаныч белдерү куркыныч», – ди кыз.
«Яшь кыз, ялгышкандыр, дулкынлангандыр. Бу кызчык әзер дә булмагандыр», – дип бәяләде аның татарлар турындагы сүзләрен Олег Әндерҗанов.
«Миңа гаиләдә гел «Син кияүгә чыгарга, бала табарга, оныклар тәрбияләргә тиеш. Синең гаиләң булсын, син бәхетле булырга тиеш», - дип әйтеп тора иделәр», - дип сөйләгән хәбәрчегә Камилә Фәйзрахманова. Кыз үзенең шәһәргә күчеп киткәч, руслашуын сөйли. Камилә Түбән Новгородның үзендә яшәп, милли һәм дини бәйрәмнәрен сагынганын, татар милли ризыкларын пешерә белгәнен сөйли. Мәкалә авторы аның турында «Героиня руслашканын таный», - дип яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз