news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нияз Хурамшин Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары итеп Нияз Хурамшин билгеләнде. Ул республикада кече агробизнеска ярдәм итүнең комплекслы системасын формалаштыручы бүлекчәләрне җитәкләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Министрның яңа урынбасары җитәкчелегенә кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге һәм министрлыкның гомуми бүлеге күчә», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хурамшин агросәнәгать комплексында 2005 елдан бирле эшли. 2014 елдан ул Саба районында «Көек» авыл хуҗалыгы кооперативын, аннары «Тулпар» авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot