news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Хисмәтов: Бәхетле булу өчен ир-ат һөнәрле һәм укымышлы булырга тиеш

Бүген Милли китапханәнең тамашалар залында Нияз Хисмәтовның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды.

Нияз Хисмәтов: Бәхетле булу өчен ир-ат һөнәрле һәм укымышлы булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

«Агросервис» фәнни-җитештерү берләшмәсе җитәкчесе, техник фәннәр докторы Нияз Хисмәтов фикеренчә, бәхетле булу өчен ир-ат һөнәрле һәм укымышлы булырга тиеш.

Бүген Милли китапханәнең тамашалар залында Нияз Хисмәтовның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды. Чарага юбилярның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды. Оештыручылар һәр кунакка Нияз Хисмәтовның тормыш юлына багышланган «Бөек эшләр – матур эзләр» китабын бүләк итте. Басманың авторлары – Нияз Хисмәтов һәм филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина.

«Монда миңа якын кешеләр генә чакырылган. Алар мине гомерем буе матур юлдан алып бардылар. Мин бер дустымны да, бер хезмәттәшемне дә сатмадым, беркайчан да беркем өстеннән дә шикаять язмадым. Мин күперләр ватмадым, шуңа күрә бүген янымда дусларым күп. Мин шат. Мин матур яшим. Бәхетле булу өчен ир-ат, беренчедән, һөнәрле, икенчедән, укымышлы булырга тиеш. Шуның өстенә яраткан эше, гаиләсе, балалары булу шарт. Шул вакытта ул үзе дә, гаиләсе дә бәхетле була», – диде Нияз Хисмәтов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ветераннар советы рәисе Марс Алиев Нияз Хисмәтовка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» билгесе тапшырды.

«Озак еллар синең белән таныш, ләкин бүгенге кичәдә китапның икенче битен ачкан кебек булдык. Юбилейларда булганыбыз бар, ләкин шундый тамаша күрсәтерсең, дип уйламаган идек. Без аны ветераннарыбызга 70 яшьлек юбилей өлгесе, дип әйтербез. Мин сиңа үземнең рәхмәтемне белдерәм», – диде Марс Алиев.

ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Ринат Таҗетдиновның котлавын экраннан күрсәттеләр. «Мин синең гаиләңдә дә булганым бар, балаларың белән дә таныш. Мин сине бик хөрмәт итәм. Бик күп исемнәрең бар. Бөтен уңышларыңа акыл белән ирештең. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итә торган гаҗәеп кеше син», – диде Ринат Таҗетдинов видеомөрәҗәгатьтә.

Кичәне алып баручы Айзилә Батрханова Нияз Хисмәтовның туып-үскән нигезе әле дә балкып тора, диде. Юбилярның инициативасы белән өй төзекләндерелгән, хуҗалык корылмалары салынган. Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында ел саен үткәрелә торган авыл бәйрәме Нияз Хисмәтов ярдәменнән башка оештырылмый икән.

«Бу көнне корбан чалына, авыл халкы өчен табын корыла. Авылдашларының шат йөзләрен күрү, рәхмәтле карашларын тою яшәү көче бирә. Бу чаралар җыр-бию, уен-көлке генә түгел, ә авыл тормышына ямь кертү, төрле якларга таралган авылдашларны җыю, берләштерү, беребезгә ярдәм кулы сузу, дуслык-туганлык җепләрен ялгау», – диде Нияз Хисмәтов.

Нияз Хисмәтовның олы апасы Зәйтүнә ханым энесенең туган җанлы, ярдәмчел кеше булуын әйтте. «Без игенче гаиләсендә 6 бала булып бик матур үстек. Иркен вакытлар иде ул. Әти-әнигә кайгы китермәдек, әйбәт укыдык. Нияз гел 5легә генә укыды. Аның гаиләбез терәге буласы бала вакытыннан ук билгеле иде. Белем алганнан соң без төрле якларга таралдык. Кайсыбыз кияүгә чыгып китте, кайсыбыз эшкә читкә китте. Советлар Союзы таралгач, Нияз безне кайгыртып, үз тирәсенә туплады, һәрберебезне эшле, йортлы итәргә булышты», – диде Зәйтүнә ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100