Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нияз хәзрәт Сабиров «Изгеләрнең күркәм әхлагы» китабын татарчага тәрҗемә иткән
«Иман» нәшриятында Дагыстан мөфтие шәйх Әхмәт хаҗи Абдуллаевның «Изгеләрнең күркәм әхлагы» китабы чыкты. Аны Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабиров татар теленә тәрҗемә иткән.
Кичә, 30 майда, Апанай онлайн мәдрәсәсе шәкертләренә таныклык тапшыру тантанасында Нияз хәзрәт яңа басманы тәкъдим итте.
«Әдәпләрне белер өчен, безгә дөрес чыганаклардан белем алырга кирәк. Хәзер төрле дини китаплар чыга, сайтлар эшли. Кайбер әхлак мәсьәләләренә багышланган китапларда Коръән аятьләре, хәдисләр генә китерелә. Кайбер китаплардагы фикерләр күпчелек галимнәрнең фикерләренә туры килми. Әлхәмдүлилләһ, хәзерге галимнәребез элек язылган эчтәлекле хезмәтләргә, рухи тәҗрибәгә таянып, һәр мөселман өчен мөһим булган хезмәтләр язалар, гыйлем тараталар. Шундый хезмәтләрнең берсе – «Изгеләрнең күркәм әхлагы» китабы. Аның авторы – Дагыстан мөфтие шәйх Әхмәт хаҗи Абдуллаев. Китап гарәп телендә, төрле телләргә тәрҗемә ителде», – диде ул яңа басманы тәкъдим итеп.
Нияз хәзрәт сүзләренчә, мөселман әхлаклы-әдәпле булырга тиешле. «Динебез 3 өлештән тора – иман, гыйбадәт һәм әхлак. Аллаһы Тәгаләне, әхлакый сыйфатларны тирәнрәк танып белер өчен, тәсәввуф фәнен белергә кирәк. Әхмәт хаҗи тәсәввуф остазы булып тора. Бу китапта ул әхлакый сыйфатларны тирәнтен аңлата, нәфесне тәрбияләү ысулларын күрсәтә, изгеләрнең тормышларыннан үрнәкләр китерә», – дип, Нияз хәзрәт яңа китап белән таныштырды.
Нияз хәзрәт бу китаптан өзекләр китерде. Берсе гайбәт турында иде. «Синнән мөселманга өч нәрсә өлеш булсын: әгәр аңа файда китерә алмасаң, кимендә аңа зыян китермә, әгәр аны шатландыра алмасаң, аны кайгыртма, әгәр аны мактый алмасаң, кимендә аны тәнкыйтьләмә», – дип бер галимнең сүзләрен укыды ул һәм рухи дөнья белән таныштыра торган китапларны укырга, күңелләрне күркәм сыйфатлар белән бизәргә чакырды.
«Моның өчен беренчедән, гыйлем кирәк, икенчедән гыйбадәт кирәк. Коръәнне күп укырга, зекер әйтергә һәм шундый китапларны укырга, рухи остазларыбызга иярергә кирәк», – диде ул.
Нияз хәзрәт сүзләренчә, татар галимнәре элек-электән Дагыстан галимнәре белән тыгыз элемтәдә булган. XVI-XVII гасырларда бабаларыбыз туган җирдә белем ала алмаган, надан калмас өчен, алар Дагыстан җиренә барып белем алган. Дагыстан галимнәре дә безгә килеп, бездәге галимнәрдән белем алган.
«Шулай итеп без бер-беребезне баетканбыз. Бүгенге көндә дә бу элемтәләр дәвам итә, Дагыстан һәм Татарстан мөфтиятләре берлектә күп эшләр башкара, бер-берсенә ярдәм итә. Киләчәктә дә бер өммәт булып яшәргә язсын», – диде ул.
Бәйрәмдә Татарстанда Дагыстан мөфтияте вәкиле Әхмәт хәзрәт Расүлев чыгышында Татарстан белән Дагыстан арасында тыгыз рухи бәйләнеш булуын искәртте. «Дагыстанлыларның 90 проценты гарәп хәрефләрен өйрәнүне татар галиме Әхмәдһади Максудиның «Мөгаллим сәни» китабыннан башлый. Аллаһ безнең туганлыкны тагын да ныгытсын», – дип теләде ул.
Нияз хәзрәт онлайн-мәдрәсәдә тәҗвидкә, Коръән укуга игътибар бирелүен, киләчәктә әхлак дәресләре дә булачагын, һәм шул максатта дәреслек әзерләнүен дә искәртте.
Биредә «Иман» нәшрияте китаплары да сатылды. Биредә кунакларны Рәмзия апа белән Зөлфия апа каршы алды.
- Апанай онлайн мәдрәсәсе тантанасыннан тулы репортажны «Интертат» сайтында укыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз