news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нияз хәзрәт Сабиров: Җәмгыятьтәге проблемалар рухи якка игътибар җитмәүдән килеп чыга

Нияз хәзрәт Сабиров: Җәмгыятьтәге проблемалар рухи якка игътибар җитмәүдән килеп чыга
Нияз хәзрәт Сабиров
Салават Камалетдинов

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җәмгыятьтәге проблемалар рухи якка игътибар җитмәүдән килеп чыга, дип белдерде.

«Җәмгыятьтәге проблемалар рухи якка игътибар җитмәүдән килеп чыга. Әгәр Коръәнгә тиешле игътибар бирсәк, без, һичшиксез, бәхетле булачакбыз, чөнки ул рухи һәм матди үсешкә илтә. Узган гасырларда татарлар Коръәнгә тартылу нәтиҗәсендә диндә дә, фәндә дә, мәдәнияттә дә зур үрләргә ирешкән», - диде Нияз хәзрәт Сабиров VIII Халыкара ислам конференциясендә.

Кичә Казанда Коръәннең Казан басмасы тарихын өйрәнүгә багышланган VIII Халыкара ислам конференциясе узды. Тарихчы галимнәр белән дин әһелләрен берләштергән чарага ислам дөньясындагы күренекле белгечләр дә катнашты. Мисал өчен, Гыйрак галиме Ганим Каддури әл-Хәмәд Коръәннең Казан басмасы турында китап язган китабын үзе тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot