news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Сабиров: XX гасырга кадәр мөселман илләре Коръәннең Казан басмасын укыган

Коръәнне типографиядә бастырыр алдыннан, Шиһабетдин Мәрҗани басмага төзәтмәләр керткәнен, диде дин галиме.

Нияз Сабиров: XX гасырга кадәр мөселман илләре Коръәннең Казан басмасын укыган
Абдул Фархан/архив

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров XX гасыр башына кадәр мөселман илләрендә Коръәннең Казан басмасын кулланулары хакында әйтте. Бу турыда ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына сөйләде.

“Мәккәдә Коръән күргәзмәсендә булырга туры килде, андагы хезмәткәр миңа Мәдинәдә беренче тапкыр Коръән XX гасырның башында гына басылганлыгын әйтте. Ягъни XX гасыр башына кадәр күп мөселман илләрендә Казанда басылган Коръәнне укыганнар”, - диде ул.

Нияз Сабиров Коръәннең Казанда басылуы хакында мөселманнар арасында гыйбарә дә йөрүен искә алды. “Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңдерелде, Каһирәдә укылды, Истанбулда язылды, Казанда бастырылды”, - диде Нияз Сабиров.

Дин әһеле әйтүенчә, типографиягә бирер алдыннан, Шиһабетдин Мәрҗани Коръән басмасына төзәтмәләр керткән, шуннан соң гына изге китапны нәшер иткәннәр.

“Галимебез “Әл-фаваидел-мөһиммә” хезмәтендә Россиядә басылган Коръәннәр һәм алардагы хаталар турында яза. Казанда Коръән 1803 елда нәшер ителә. Казанда бастырылган Коръәннәр бөтен ислам дөньясына тарала. Хаталар булмас өчен, Шиһабетдин Мәрҗани Коръәннәрне тикшерә”, - диде Нияз хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100