Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нияз Сабиров – Татар ишаннары мирасын өйрәнүне дәвам иттерәчәкбез
"III Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" киләсе елга Нурлат районының Кизләү авылында узачак.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар ишаннарының, имамнарының тормышларын һәм мирасын өйрәнү, алар турында китаплар әзерләү, документаль фильмнар төшерүгә күбрәк игътибар биреләчәк, дип белдерде бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров.
Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә “Идел-Урал регионында тәсаувыф традицияләре” темасына “II Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” булып узды.
“Дин галимнәребез турында бәян иткән сөйләшүләрне даими оештырырга кирәк. Татарлар арасында заманында абруй казанган дин эшлеклеләре байтак. Без аларның хезмәтләрен дөньяга чыгарырга, яшьләр игътибарына тәкъдим итәргә тиеш. Кызганыч, яшьләр үзебезнең дин галимнәрен белеп бетерми. Ә белемнәребез җитмәгәнгә күрә, без еш кына хаталанабыз. Яшьләрнең чит агымнарга кереп китүләрендә дә бу сәбәп булып тора. Үз мирасыбызны, дини тарихны күтәрергә кирәк. Динне аңлар өчен, безнең үз мирасыбыз да җитә, аны кулланырга гына кирәк,”- ди Нияз хәзрәт Сабиров.

Совет чорында сөргенгә озатылган имамнарның, дин әһелләренең исемлеген булдыру да, Диния нәзарәте әһелләренең бурычы булып тора. “Алар турында көчебездән килгәнчә мәгълүмат тупларга исәп тотабыз. Аны якын киләчәктә китап итеп бастырачакбыз. Ә "III Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" киләсе елга Нурлат районының Кизләү авылында узачак" , - диде Нияз хәзрәт.
Бүгенге Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядән соң дин әһелләре резолюция кабул итте. Конференциядә катнашучылар фикеренчә, чит агымнарга, экстремизм идеяләренә киртә кую, яшь буынга динебезнең әхлакый принципларын җиткерү һәм рухи мирасыбызны саклап калдыру өчен, түбәндәге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәклеге тәгаенләнде.

1. Мәдрәсәләр өчен тәсаувыф тарихы буенча дәреслек әзерләү.
2. Татар ишаннарының, имамнарының тормышларын һәм мирасын өйрәнү, алар турында китаплар бастыру, документаль фильмнар төшерү.
3. Борынгы кулъязмаларны өйрәнү, аларны хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү.
4. Мөгаллимнәр өчен Идел-Урал регионында тәсаувыф тарихы һәм мирасы буенча семинарлар, "түгәрәк өстәл"ләр үткәрү.
5. "III Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары"н Нурлат районының Кизләү авылында үткәрү.
6. Конференция материалларын китап рәвешендә бастыру.
Исегезгә төшереп узабыз, "I Әхмәдзәки укулары"ннан соң да "Иман" нәшрияты җыентык әзерләп чыгарган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз