news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Игламов: Театрга йөргән кеше анда йөрмәгән кешедән яхшырак

Нияз Игламов: Театрга йөргән кеше анда йөрмәгән кешедән яхшырак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Театр тәнкыйтьчесе, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе киңәшчесе, ТР мәдәният министры киңәшчесе, ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләре эксперты Нияз Игламов театрга йөргән кешене теарга йөрмәгән кешегә караганда яхшырак дип саный. Ул бу хакта «Татар-информ»да Түбән Камада узачак театр атналыгына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Нияз Игламов «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары» проектында эксперт буларак катнаша. Театр атналыгына ул «гади тамашачы ихтыяҗы булган» спектакльләрне чакыруларын әйтте. Шул ук вакытта театрга йөргән кешене «гади тамашачы» дип атап булмавын белдерде.

«Мин гади кешеләр дип әйтергә яратмыйм. Әгәр дә кеше театрга йөри икән, димәк, ул театрга йөрмәгән кешегә караганда катлаулырак. Гади кеше ул эшенә бара да, өенә кайта. Балыкка барырга мөмкин. Минемчә, театрга йөрүче кеше йөрмәгән кешедән яхшырак. Бу – минем ышануым», – диде ул.

Нияз Игламов театрга йөрүчеләрне шәфкатьлерәк, дип тә атады.

«Театрның төп максаты – җәмгыятьне башка кешенең проблемаларына катнашлык хисләре аша гуманизацияләү . Бу дөньяны кабул итүнең моделе. Театрга йөрүче кешеләр алар интеллектуальрәк, алга киткәнрәк түгел, тик алар хислерәк, шәфкатьлерәк, алар башка кешегә бәла-казада ярдәмгә килергә әзер. Шуңа күрә театр бик мөһим һәм безнең илдә дә, республикада да алдынгы урыннарның берсен биләп тора», – диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100