«Һөнәр» фестивале – уникаль фестиваль: аның концепциясе дә, форматы да еш үзгәрде. Без аның кысаларында нинди генә проектлар оештырып карамадык: белем алу программасы да булды, ГИТИСтан яшь тәнкыйтьчеләр дә килгәне булды, күренекле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский да килеп укытты, бүгенге көндә иң көчле опера режиссеры Дмитрий Черняков та, килеп, 1 атна яшь режиссерлар белән эшләде. Бүген бик күп идеяләр килеп, Кариев театры директоры Илнур Гайниев командасы алар арасыннан сайлап алсын иде. Өр-яңа модель табу мөмкин түгел, кайсы гына юлны сайласак та, кемне дә булса кабатлау булыр.
Без яшьләргә басым ясыйбыз икән – касса тоту авыррак булачак. Без киләчәккә акча салган саен, бүген билет сатудан күбрәк югалтачагыбыз билгеле. Бу – объектив фактор. Айдар Җаббаров, Илгиз Зәйниев кебек билгеле исемнәргә басым ясап эш итсәк, бу да үсешкә илтә торган юл түгел. Остазлык мәктәбенә таба китсәк, бу – ябык процесс булачак, димәк, тамашачы өчен түгел. Хәтта артистлар өчен дә түгел, монда этик момент бар – артистлар алдында режиссерның кимчелекләре әйтелсә, труппаның ышанычы кимергә мөмкин.
Миңа калса, фестивальнең уникальлеге аның төрле булуында. Без хәзер фестивальнең ачыклыгы турында да сөйләшәбез, чөнки фестиваль – социаль күренеш. Аның социаль йөзе, кайтавазлар һәм резонанс булырга тиеш. Белем бирү өлешендә кеше йөрмәү проблемасы белән дә очраштык. Ә бит семинарлар, лекцияләр оештыруга зур акчалар түгелә. Күп очракта фестивальгә театр чакырылган режиссерның әсәрен тәкъдим итә. Ә андый режиссер куеп кайтып киткән була – юлын түләп театр тагын бер кат чакырмаса, килеп йөрми», – ди ул.
Кариев театрына якын театраль җәмәгатьчелекнең фестиваль турында сөйләшү мәйданчыгында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.