Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нияз Игъламов татарларны маңкорт сүзе белән «ыргытышмаска» өнди
Театр тәнкыйтьчесе театрларга Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын бер көн» романын куймый торырга киңәш итә.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган театр белгече Нияз Игъламов маңкорт сүзен куллануга бәйле уйлары белән бүлеште. Ул «маңкорт» сүзе белән «ыргытышмаска» өндәде.
«Тулы бер буын телне белми һәм традицияләрне хөрмәтләми икән, бәлки, проблема телдә һәм традицияләрдәдер», — диде ул «Нәүрүз» театр фестивальнең йомгаклау утырышында.
«Без тулы бер буынны маңкорт дип атыйкмы? Бу минем җавапсыз сорауларым. Туксанынчы елларда мәйданнарда күтәреп йөргән лозунгларыбыз искерде. Яңа идеяләр кирәк», — дип дәвам итте ул.
Нияз Игъламов Алтай милли театрының «Бишек» спектаклен мисал итеп китерде. Сәхнә әсәре Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын бер көн» романында бәян ителгән легенда нигезендә куелган.
«Кайчакта берәр «Нәүрүз» маңкорт тарихыннан башка үтәме икән?» дип уйлый башлыйсың. Сез Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын бер көн» романын укыдыгызмы? Роман эченнән шул тарихны аерып алу дөресме икән?» — дип сорау куя театр тәнкыйтьчесе иҗатчылар алдына.
Ул театрлар күпмедер вакыт бу әсәргә алынмый торсалар икән дигән теләген белдерде. Вакытлар узгач әсәрнең яңача бәяләнергә мөмкинлеген әйтте.
- Маңкорт — хәтереннән яздырылып үзенең үткәне, халкы тарихын онытырга дучар ителгән кол. Беренче тапкыр Чыңгыз Айтматов әсәрендә кулланылып, әйләнешкә кергән төшенчә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз