news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Игъламов Шекспир әсәрләренең актуальлеген барларга җыена

Быел бөек драматургның 450 еллыгы билгеләп үтелә

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 1 октябрь кичке 7 дә Казанда “Смена” Заманча сәнгать үзәгендә “Шекспир геройлары бүгенге заманда: сәяси һәм психологик аллюзияләр” темасына лекция-бәхәс үтәчәк. Лекциянең алып баручысы – Камал театрының әдәби бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Билгеле булганча, быел бөтен дөньяда бөек драматург, легендар классик Уильям Шекспирның тууына 450 ел тулу билгеләнеп үтелә. Камал театры да бу вакыйгадан читтә калмый. Яңа 109 сезонда театрның кече сәхнәсендә Шекспирның иң кырыс һәм аяусыз пьесаларыннан берсе булган - “Ричард III” спектакленең премьерасы була. Режиссеры – танылган драматург, яшь режиссер Илгиз Зәйниев.

Премьера алдыннан театрның әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов: “Ни өчен Шекспир пьесалары һаман да актуаль, ә бүгенге көндә – бигрәк тә?” – дигән сорау күтәрде.

"Шекспир бер төркем персонажлар катнашындагы 37 пьеса язган: "сәяси", трагедияләр, хроникалар иҗат иткән. Кемнәр соң аның геройлары? Нигә театрлар гасырлар аша кабат-кабат аңа мөрәҗәгать итә? Моңа кадәрге тарихи дәверләрдә Шекспир геройларын психологик типлар дип атарга мөмкин булса, бүгенге көндә безгә типлар гына очрап калмый, ә дөнья сәяси аренасында танырга мөмкин булган конкрет персонажлар – билгеле булачак шәхесләр гәүдәләнә", – ди тәнкыйтьче.

Чараны алып баручы драматург хакында гына сөйләп калмыйча, XVI гасыр Шекспир геройлары һәм XXI гасыр сәясәтчеләре арасында туры параллельләр үткәрергә ниятли.

Әлеге лекция драматург хакында тагын да күбрәк мәгълүмат белергә, Шекспир сюжетларының хәйләсенә төшенергә һәм, шулай ук, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә бөтенләй башка күзлектән карарга ярдәм итәчәк, диелә театр сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100