Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нияз Игъламов һәм блогерлар Камал театрының авыш түбәсеннән чанада шуып төшергә хыяллана
Театр блогерлары проекты Россиянең өч шәһәрендә – Новосибирскның “Глобус” театры, Воронежның Камера театры һәм Казанның Камал театрында эшләде.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Камал театры базасында үткән Театр блогерлары мәктәбе эшенә йомгак ясалды. Казанда дәресләрне театр белгече Алексей Киселев алып барды. Ул өч мәртәбә Казанга килеп лекцияләр укыган. Блогерлар мәктәбендә Казаннан, Чаллыдан һәм Уфадан кырыктан артыграк кеше белем алган. Блогерлар мәктәбе укучылары арасында журналистлар Сөмбел Гаффарова, Ләйсән Фәизова, Алинә Минневәлиева, Рәдиф Кашапов та бар иде.
Кичә блогерлар мәктәбендә укыганнарның тугызы үз проектларын яклады. Аларның проектларын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тыңлады һәм Сөмбел Гаффарова, Алинә Минневәлиева, Рәдиф Кашаповларның кызыклы фикерләрен ишетте. Проектлар театр белән тамашачы арасын якынайту һәм шушы юл белән тамашачыны арттыру идеясенә кайтып кала. Моның өчен, табигый ки, матбугат чаралары һәм төрле социаль челтәрләр кулланыла.
Журналист, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашапов, мәсәлән, театр тарихына кагылышлы сайт ясарга тәкъдим итә. Әйтик, 1987 елда Камал театрында куелган Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Дамир Сираҗиев куйган “Ахырзаман” спектакленең аннотациясе, фоторәсемнәре, видеоөзеге һәм аның турында шул елларда чыккан рецензияләр белән бергә, дөньяда шул елда барган вакыйгаларны да өстәсәң, спектакль чыгуга бәйле алшартлар да күз алдына киләчәк.
"Сөембикә" журналы хезмәткәре, яшь драматург Сөмбел Гаффарова проектын журналист күзлегеннән карап төзегән – ул спектакльнең репетициясеннән репортаж ясарга тәкъдим итә. Дөрес, бу шактый бәхәсле мәсьәлә – театр әле әзер булмаган продуктны күрсәтергә әзерме һәм ул ни дәрәҗәдә үзен аклый. Бу җәһәттән “Татар-информ” Камал театры җитәкчелеге белән репетицияләрне төшерү буенча сөйләшүләр алып бара, әмма театр бу идеягә карата төгәл фикерен белдермәде.
Дизайнер Римма Хафизова гади генә итеп үзенә ошаган спектакльләр буенча рецензияләр язарга алыну теләген җиткерде. Алсу Миңнуллина балалар театрлары буенча фикерләре белән уртаклашты.
“Ялкын” журналы хәбәрчесе Алинә Миңневәлиева төгәл тәкъдимнәр белән чыгыш ясады – аның нәрсәне ничек язасы һәм кайда урнаштырасы ачык күзалланган иде. Ул ике як өчен дә файдалы булган уртак эшчәнлек тәкъдим итә – журнал укучыларын театрга, театрны үсмерләргә якынайта. Алинә Миңневәлиева балаларның авыш түбәле театр башыннан шуып төшү теләген дә җиткерде. Шул чакта бик күпләрнең бу хыял белән үскәннәре, ә театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов әлегәчә шул хыял белән яши икән.
Театр блогерлары мәктәбендә туган проектларны театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов язып барды. Театрны пиарлау буенча актив эш алып барган Камал театрының әлеге проектларны һәм блогерларны ни дәрәҗәдә куллануын алга таба күрербез.
Театр блогерлары проекты Россиянең өч шәһәрендә – Новосибирскның “Глобус” театры, Воронежның Камера театры һәм Казанның Камал театрында эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз