news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Игъламов Камал театрыннан эштән китүен раслады

Театр белгече Нияз Игъламов республикада оештырылган барлык театр фестивальләренең һәм лабораторияләрнең оештыручысы.

Нияз Игъламов Камал театрыннан эштән китүен раслады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нияз Игъламов Камал театрыннан эштән китүен раслады. Рәсми рәвештә ул киләсе атнадан театрда эшләми.

Сүз әлегә аның икенче күчүе турында бармый, Нияз Игъламов үзенең планнарына ачыклык кертмәде, әлегә «фриланс» дип кенә билгеләде.

Дөрес, Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов бу темага ачыклык кертмәде, бары тик Нияз Игъламовның «әлеге вакытта» театр хезмәткәре булуын гына әйтте.

Театр белгече Нияз Игъламов 2008 елның февраленнән 2020 елның 31 гыйнварына кадәр Камал театрының әдәби бүлеген җитәкләде. Хәзер бу вазифага Гөлшат Фәттахова билгеләнде. Нияз Игъламов «Алтын битлек» театр премиясе белән актив хезмәттәшлек итә — төрле елларда аның эксперт советы әгъзасы да, жюри әгъзасы да булды.

Нияз Игъламов ТР мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе, республикада оештырылган барлык театр фестивальләренең һәм лабораторияләрнең кураторы һәм оештыручысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100