news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Игъламов Буа театр фестивален күп жанрлы фестиваль итеп күрә

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале 11 - 20 май көннәрендә Татарстанның Идел аръягындагы алты районында булачак.

Нияз Игъламов Буа театр фестивален күп жанрлы фестиваль итеп күрә
Рамиль Гали

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр тәнкыйтьчесе, “Буа: диалог киңлегендә” фестиваленең программа директоры Нияз Игъламов Буа театр фестивален күп жанрлы фестиваль итеп күрә. Бүген «Татар-информ»да оештыручылар – Раил Садриев, Нияз Игъламов һәм Лилия Садретдинова журналистларга фестиваль турында мәгълүмат бирделәр.

“Буа театр фестивален күп жанрлы фестиваль итеп күрәм. Киләсе елга, бәлки, кечерәк операларны да алырбыз. Без Авиньон фестивале, Эдинбург фестивале системасын сайладык. Әлбәттә, без үзебезне Авиньон белән чагыштырмыйбыз. Ләкин Авиньон да тугач ук танылмаган. Илленче елларда барлыкка килеп, җитмешенче елларда гына танылды. Нәтиҗәгә ирешү өчен вакыт кирәк. Театр сәнгате өчен нәтиҗәгә караганда процесс мөһимрәк”, - диде Нияз Игъламов.

Фестиваль программасына төрле жанрдагы тамашалар кертелгән. 13 майда фестиваль кысаларында Юрий Гальцевның иҗат кичәсе узачак.

"Программаның бер максаты - Идел аръягы төбәкләренең тамашачысын җәлеп итү. Төп максат – ярышу түгел. Һәр фестивальнең үзенчәлеге булырга тиеш. Иманым камил: ул үз йөзен тапты. Буа театры һәм Буа фестивале турында төбәкләрдә беләләр”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100