news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Халитов турында әнисе китап яза

Зөмәрә Халитова язачак китапта архитектор турында кызыклы мәгълүматлар теркәләчәк.

Нияз Халитов турында әнисе китап яза
Александр Эшкинин

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов турында китап языла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Нияз Халитовның әнисе Зөмәрә Халитова хәбәр итте.

Бу минутларда Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шәмаиле галереясе архитектура тарихчысы Нияз Халитовны искә алу кичәсе бара.

"Ниязны миннән дә яхшы белүче юк, – ди Зөмәрә Халитова. – "Эссе" дип аталачак истәлекләр китабымда улымның биографиясе, эшчәнлеге хакында тулы мәгълүмат биреләчәк. Төрле чыгышларыннан, фәнни хезмәтләреннән өзекләр дә китерергә ниятләп торам. Гомумән Ниязның исемен мәңгеләштерү турында еш уйланам. Казанның берәр урамына аның исемен бирергә кирәк. Аннары татар архитектурасын алга сөрүче, аны өйрәнүче фонд булдырырга иде. Бу фондның да исемен Нияз Халитов исеме белән бәйләргә кирәк, дип саныйм". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100