Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нияз Халитов Габдулла Тукай премиясенә лаек иде – Айрат Фәйзрахманов
"Аның халыкка калдырылган мирасы әле таралачак", – ди тарихчы.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). "Нияз Халитов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек шәхес иде", – дип җиткерде тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.
Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә Нияз Халитовның Иске Татар бистәсен саклап калуда зур өлеш кертүен билгеләп үтте. “Нияз Халитов Татар бистәсен яклаган кеше. Ул аның буенча күп эш эшләде, диплом яклады. Иске Татар бистәсен сакларга ярдәм иткән кеше иде, әйдәп баручы булды. Бүген Иске бистәнең сакланып калуында Нияз Халитовның өлеше зур”, – диде ул.
Матур әдәбият булмаса да, Нияз Халитовның китаплары күп кенә гаилә китапханәләрендә үз урынын алып тора.Бу уңайдан Айрат Фәйзрахманов та үз фикерен җиткерде.
“Аның китаплары һәм мәкаләләре дә билгеле. Алар татар архитектурасына кагылышлы. 90 нчы елдан күп данәдә китаплары басыла башлый. “Архитектурные памяти Казани XVI-XIX” китабы да бик популяр. Минем ул китапны күп кенә гаиләләрдә күргәнем бар. Кешеләр шул вакыттан бирле татар архитектурасы белән кызыксына башлады. Китаплары безгә мирас булып кала. Шулай ук аның тәфсилләп төзелгән “Казанда татар милли архитектурасы” концепциясе бар. Бу төгәлләнгән концепция, һәм ул тормышка ашырылуын көтә. Безнең глобальләшкән һәм милли архитектурага кагылышлы биналарыбыз бетә. Аның безгә калдырылган концепциясе бар һәм ул безгә алга таба булышыр дип уйлыйм”, – диде Фәйзрахманов.
“Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Нияз Халитовка бирмәү, миңа калса, дөрес булмады. Ул бу премиягә бик лаеклы кеше иде. Татар архитектурасына кагылышлы кешеләргә бу премия бирелмәде. Архитектура безнең тормышыбызга тәэсир итә торган әйбер. Без аны сизмибез, әмма ул шулай. Халык әле аны аңлап бетерми. Мин дә әле күптән түгел генә аңлый башладым”, – дип сөйләде әңгәмәдәш. – Нияз Халитов татар архитектурасы белән генә танылмады. Ул Казандагы күп кенә мәчетләрнең архитектурасын өйрәнгән кеше. Китапларында мәчетләрнең барлык нечкәлекләре дә язылган. Аннан да җентекләп төзелгән хезмәтләр булмас та. Нияз Халитов “Кол Шәриф” мәчете проектына конкурс җитәкчесе иде. Мәчетнең хәзерге проектта булуын аның хезмәте итеп тә санап була".
Айрат Фәйзрахманов Нияз Халитовның хезмәтләре әле халыкка танылыр дип саный.
“Нияз Халитов Университетта укыткан кеше буларак, күп кенә архитекторларны дөньяга таныткан кеше. Бәлки алар үзләрен аның дәвамчысы итеп тә атыйдыр. Үзем архитектор булмагач, исемләп әйтә алмыйм. Мәсәлән, мин аның китапларын укып, мәчетләргә экскурсияне һәрвакытта да Нияз Халитов китабыннан алынган мәгълүматларга таянып алып барам. Ул китапларын берничә кеше белән эшләде. Алар бүген дә исән-сау. Әле бергәләп уйланылган фикерләрне тормышка ашырырлар. Аларны иҗади берлек дип атап була. Нияз Халитовның халыкка җиткерелмәгән хезмәтләре бар, алар әле аңа җитәчәк. Бу мирас әле таралачак”, - диде Айрат Фәйзрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз