news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы укытучысы махсус хәрби операциядәге егетләргә окоп шәмнәре ясый

Зәй районы укытучысы махсус хәрби операциядәге егетләргә окоп шәмнәре ясый
Фото: Нияз Һадиуллинның шәхси архивыннан

Зәй районының Александр бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый. Ул инде 825 шәм ясап, егетләргә җибәргән.

Нияз Һадиуллин бу эш белән мәктәптә шөгыльләнә. Башта ул шәмнәрне кирәкле материалны үзе сатып алып ясаган, хәзер аңа парафинны Зәйдәге иҗтимагый төркем волонтерлары китерә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Окоп шәмнәре егетләр өчен бик тә кирәк. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

«Мәктәп директоры Сергей Кузнецов та миңа бу эштә теләктәшлек итә. Аңа аңлаганы өчен рәхмәт. Вакыт булганда тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң, кичке якта килеп тә шәмнәрне ясыйм», - ди укытучы.

Ә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан җибәрелгән окоп шәмнәрен ул егетләрнең кәефләрен күтәрү өчен йолдызлар формасы куеп эшләгән.

Нияз Һадиуллин бу эшне туган авылы Карманда да оештырган. Биредә ясалган шәмнәр саны меңнән артып китә. Авылның ир-егетләре кичкә якта клубка җыелып, окоп шәмнәре ясый, ә хатын-кызлар маскировкалау челтәрләре үрә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100