news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз хәзрәт Сабиров Мәрҗанине аңлар өчен дини гыйлем кирәклеген əйтте

Хәзрәт фикеренчә, галимнең “Әл-хикмәтүл балигатил...” китабын аңлау өчен күп белемнәргә ия булырга кирәк.

Нияз хәзрәт Сабиров Мәрҗанине аңлар өчен дини гыйлем кирәклеген əйтте
Абдулл Фархан

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Нияз хәзрәт Сабиров татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең “Әл-хикмәтүл балигатил...” хезмәтен хәтта гарәп кешеләре дә аңламаска мөмкин дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Шиһабетдин Мәрҗани саф гарәп әдәби телендә иҗат иткән. Шушы китапны аңлар өчен күп белемнәргә ия булырга кирәк, галимнең иман мәсьәләләренә багышланган башка китапларын уку мөһим.

Аның хезмәтендә дөньяның, галәмнең ничек барлыкка килгәнен, Аллаһ Тәгаләнең сыфатлары, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, кыямәт көненә аңлатмалар һ.б. турында язылган”, - дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров.

Әлеге китапны рус теленә Сәид хәзрәт Шәһәвиев тәрҗемә иткән. “Сәид хәзрәт Ислам университетында хезмәт итә, ул Мәрҗанинең мирасын өйрәнгән галимнәрнең берсе”, - диде Нияз хәзрәт Сабиров.

Нияз хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗанинең күп телләр белүенә, аеруча гарәп телен камил үзләштергәнлегенә, Коръән басмаларын нәшер итүгә әзерләүдә катнашуына аерым басым ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100