news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз хәзрәт Сабиров: Баруди – Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәге

Кичә Әлмәттә татар дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудины искә алдылар.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә татар дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Баруди елы кысаларында шәһәр һәм район имамнары, белем бирү, мәдәният оешмалары вәкилләре, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе укытучылары һәм студентлары катнашында чара узды, дип яза «Альметьевский вестник».

Абдрахманов Йорты хезмәткәрләре концерт программасы, кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Кунаклар татар милли ризыкларыннан һәм үлән чәйләреннән авыз итә алган, шулай ук бавырсак әзерләү серләренә өйрәнде.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкиле Нияз хәзрәт Сабиров Галимҗан Барудиның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган документаль фильмны күрсәтү алдыннан: «Безнең халыкның бөек мәгърифәтчеләре турында яшьләргә сөйләү бик мөһим. Алар милли тел югалмасын, гореф-гадәтләр һәм кешеләрнең күңелләрендә дин саклансын өчен тырышкан. Баруди – Ватанга хезмәт итүнең якты үрнәге. Ул  татарлар белемле һәм югары рухи кыйммәтләргә ия халык булсын өчен, чын күңелдән барысын да эшләгән», - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100