news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нияз хәзрәт Сабиров: “Арча балалары Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укыды”

28 апрельдә Арча мөхтәсибәте “Изгеләр мәчете”ндә Коръәнне дөрес итеп укуга һәм динебезне белүгә кагылышлы балалар бәйгесе үткәрде

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә Арча мөхтәсибәте “Изгеләр мәчете”ндә балалар арасында Коръәнне дөрес итеп укуга һәм ислам динен белүгә кагылышлы бәйге үткәрде. Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Арча районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, нәзарәтнең яшьләр бүлеге хезмәткәре Акйолдыз Фәизова һәм алтмышка якын бала катнашты.

Нияз хәзрәт балалар өчен бәйгенең бәйрәм рухында һәм бик мәгънәле узуын, катнашучыларның конкурска бик әзерлекле килүен билгеләп үтте. “Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укыдылар, намаз турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр”, - диде хәзрәт.

Соңыннан нәзарәт һәм мөхтәсибәт исеменнән балаларга бүләкләр өләшенде. Чара мәҗлес белән тәмамланды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot