Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нияз Госманов «Корбан-Фест»ның быелгы хедлайнерын әйтте
6 июньдә – Корбан Гаете көнне сәгать 14.00дә сигезенче тапкыр «Корбан-Фест» бәйрәме узачак. «Ният» фонды башкаручы директоры Нияз Госманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә бәйрәмгә җырчы Салават Фәтхетдинов киләчәген әйтте.
«Корбан-Фест» хедлайнеры буларак Салават Фәтхетдиновны чакырдык. Ул киләм, дип әйтте. Бәйрәмнең азагында безне котлап китәр дип ышанабыз», – диде Нияз Госманов.
Бәйрәм Кремль астында Казансу яр буенда узачак, балалар өчен чаралар «Елмай» паркында оештырыла. Нияз Госманов ел саен 10 мең чамасы кеше килгәнен, быел тагын да күбрәк кеше көтелгәнен әйтте. «Корбан-Фест»ны уздыру буенча Татарстанга тиңнәр юк», – дип ул республика тәҗрибәсен Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләр дә өйрәнергә теләвен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз