news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нияз Госманов «Корбан-фест» турында: Корбан бәйрәмен гаилә бәйрәме итеп күрәсебез килә

«Корбан-фест» бәйрәмен оештыручыларның берсе – «Ният» фонды башкаручы директоры Нияз Госманов «Корбан-фест»ның Корбан бәйрәмен зур гаилә бәйрәме итеп ясау максатыннан оештырылуын әйтте. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сүз барды.

Аның әйтүенчә, электән Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрне гаилә белән зурлап үткәрү, бүләкләр бирешү гадәте бар. Шундый гореф-гадәтләрне саклар өчен, ул Корбан бәйрәмен дә гаилә бәйрәме итеп үткәрү әһәмиятен әйтте. «Корбан бәйрәме ул әле корбан чалу, ит пешереп ашау гына түгел, балаларга да бәйрәм хисен бүләк итәсебез килә. Балаларыбыз, яшьләребез бездән соң да милли, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрерләр дип ышанып калабыз», – диде Нияз Госманов.

Ул «Корбан-фест» бәйрәменә килүчеләр өчен Милли китапханә янында дүрт катлы парковка булуын искәртте. Әлеге парковка түләүле булуын истән чыгармаска киңәш итте. Нияз Госманов әйтүенчә, узган елда парковка бәйрәм көнне дә түләүле булуын белмичә, кире борылып китүчеләр бөкеләр тудырган. «Бәйрәмгә машина белән килүчеләр башка кешеләргә уңайсызлык тудырмасын иде дигән мөрәҗәгатебез бар», – диде ул.

Бәйрәмдә чиратлар булмасын өчен, быел кафе, буфетлар санын да арттырганнарын әйтте.

«Алтан» мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова хатын-кызлар өчен лекторий дигән чатырга күрсәткеч баннер куелачагын әйтте. «Сәгать 14.00 башлана, сәгать саен яңа лектор чыгып тора. Барлыгы алты лектор ике телдә сөйләячәк. Медицина, балалар белән мөгамәлә буенча темалар көтелә, данлыклы татар хатыннары, тагын бер блогер хатын-кыз гүзәллеге турында сөйләячәк», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot