news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нияз Галиәкбәров комплекслы кадастр эшләре һәм аларның өстенлекләре турында сөйләде

Нияз Галиәкбәров комплекслы кадастр эшләре һәм аларның өстенлекләре турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Татарстанда Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына кимендә 34 мең объект турында белешмә кертү планлаштырыла. 160 кадастр кварталында комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров сөйләде.

Ул бу эшләрнең «Киңлекләр турында белешмәләр илкүләм системасы» дәүләт программасы кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан финанслануы турында әйтте.

Татарстанда 2022 елдан бирле 404 кадастр кварталы территориясендәге 185,2 мең объектта кадастр эшләре башкарылган.

Нияз Галиәкбәров әйтүенчә, быел эшләр, беренче чиратта, чикләре билгеләнмәгән, теркәлешендә хаталар булган җир участокларында, шулай ук республиканы инвестиция кертү өчен кызыктырырлык җир участокларында башкарылачак.

«Узган елның мартыннан күчемсез милек белән теләсә нинди эшләр өчен межалау мәҗбүри шарт булды. Хәзер чикләре билгеләнмәгән участокларны сатарга, алмаштырырга, бүләк итәргә, бердәм реестрга кертергә ярамый», – диде Нияз Галиәкбәров.

  • Комплекслы кадастр эшләре – билгеле бер территориядә җир участоклары һәм күчемсез милек объектлары чикләрен тәгаенләү өчен бюджет хисабына башкарыла торган эшләр.

Гадәти кадастр эшләреннән аермалы буларак, алар кадастр кварталындагы барлык участоклар өчен берьюлы башкарыла – әйтик, бакчачылык ширкәтендә, урамда һ.б.

«Өстенлекләргә килгәндә, бу эшләр биналарның урнашкан урынын, чикләрен тәгаен билгеләргә һәм реестрдагы хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирә. Димәк, бердәм дәүләт реестрына чикләрне кертү турында гариза белән Росреестрга мөрәҗәгать итү эшеннән милекче азат ителә. Җир хуҗасына межалау өчен кадастр инженерына түләргә кирәкми, бу аның өчен бушлай була. Җир чикләрен билгеләгәндә бәхәс килеп чыккан очракта, бу хакта бердәм дәүләт реестрына белешмә җибәрелә. Бу алга таба сатып алучылар өчен файдалы мәгълүмат булачак. Шулай ук, комплекслы кадастр эшләре нәтиҗәсендә, күчемсез милек базарында «үтә күренмәлелек» арта», – дип аңлатты Нияз Галиәкбәров.

Республика халкына эш башлану турында «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетлар аша хәбәр ителә. Җир хуҗаларыннан кыр эшләрен үткәрүдә каршылык тудырмаулары һәм кадастр инженерларын участокларга кертүләре сорала. Кирәк булса, белгечләрнең бу эшләрне уздыруга хокукларын раслаучы документларны сорарга була.

Эшләр башкарылгач, территория карта-планы проектын җирле үзидарә органнары сайтларында урнаштырачаклар. Килештерү комиссияләре утырышлары турында мәгълүмат та шунда булачак. Милекчеләрдә билгеләнгән чикләргә карата ризасызлыклар туа икән, бу хакта комиссия утырышына кадәр яки аннан соң 35 көн дәвамында язмача хәбәр итәргә була. Бу этапта чикләр турындагы бәхәсләр чишелеш тапмаса, аларны суд тәртибендә хәл итәргә мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot