news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нинди генә югары үрләр яуласак та, юл башы мәктәптән башлана – Энгель Фәттахов

Шәхес буларак укытучы, моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә, дип саный министр

 (Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов укучылар һәм аларның әти-әниләренә, укытучыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

“Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлыйм!
1нче сентябрь укучылар, укытучылар – һәммәбез өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та, юл башы мәктәптән башлана.

Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы, моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.

Без лаеклы рәвештә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз. Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, Сез яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен булган мөмкинлекләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.

Әлеге уку елында 800дән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфларга һәм уку йортлары аудиторияләренә керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез кирәкле генә түгел, ә уңышлы да булсын иде.

Әлеге көн - беренче сыйныфка баручы балалар өчен аеруча көтеп алынган бәйрәм. Малайлар һәм кызларның яхшы билгеләргә генә укуларын телим. Сезнең өчен уку җиңел һәм кызыклы булсын, әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз Сезнең уңышларыгыз белән горурлансын. Иң югары нәтиҗәләргә ирешер өчен сездә көч тә, үҗәтлек тә, тырышлык та җитәрлек булуына ышанам.

Әти-әниләргә балаларына һәрвакыт ярдәм итүләрен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенүен, дус һәм ныклы гаилә булып яшәүләрен телисе килә.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышану һәм яңа казанышлар телим! Яңа уку елында уңышлар Сезгә!” – диелә министр Э.Н.Фәттахов котлавында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100