Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нина Кочеляева: Татарстан кинематографиясенә үсеш өчен чикләрне үтеп чыгарга кирәк
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе, культуролог, тарихчы, ВГИКның фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева Татарстан кинематографиясенә үсеш өчен чикләрне үтеп чыгарга, Татарстан тематикасына гына ябылып калмаска кирәклеген искәртте.
«Төрле копродукцияләр аша дөньяга, универсаль темаларга чыгып була. Андый кинематографиянең зур дөньяга, гомумроссия дәрәҗәсенә, зур масштаблы кинофестивальләргә чыгу шансы зур. Универсаль темалар һәм универсаль сюжетлар эзләнергә киңәш итәм», диде ул «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең матбугат үзәгендә узган беренче матбугат конференциясендә
«Якут киносы могҗизасы турында күп сөйләдек. Хәзер ишеткәнегез бармы аларны? 5-10 ел элек алар барлык зур кинофестивальләрдә булса, хәзер алай түгел. Бу якут кинематографиясенең үз республикасы, үз мәдәнияте чикләрендә калуына бәйле, алар бик сирәк искәрмәләрне санамаганда универсаль темаларга үтеп чыга алмадылар. Коллаборацияләр булган очраклар гына искәрмә иде», диде Нина Кочеляева.
- Камал театрының яңа бинасында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале ачылды. Ябылу тантанасы 9 сентябрьгә билгеләнгән.
- Кинофестивальнең «Милли конкурс» номинациясендә Татарстанның 14 фильмы көч сынаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз