Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нина Кочеляева: Казан кинофестивале – иң ирекле фестиваль, безгә басым ясалмый
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе белгечләре Казан кинофестиваленең ачыклыгы белән аерылып торуына игътибарны юнәлттеләр.
«Бәлки сезгә гаҗәп тоелыр, ләкин бу иң ирекле фестиваль. Чөнки сайлап алу комиссиясенә беркайчан да беркем дә басым ясамый. Без аңлашып дустанә эшлибез. Мин бик күп фестивальләрне беләм – мондагы кебек бер-береңә ихтирам башка беркайда да юк», - диде «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе, культуролог, тарихчы, ВГИКның фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең матбугат үзәгендә узган беренче матбугат конференциясендә.
«Бу аның: «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» дигән девизында да ачык чагыла. Әлеге девиз безне ачык фикерләүгә этәрә. Без асылында ислам кыйммәтләре яткан һәм гомумкешелек кыйммәтләренә туры килгән фильмнарны сайлыйбыз. Алар ислам регионына гына караган фильмнар гына түгел», дип дәвам итте ул.
Спикер үзенең коллегасы, филология фәннәре докторы, Россия Ислам институты профессоры Тимур Шәйхуллинның фестиваль кыйммәтләре белән ярашмаган фильмнарда кино белгечләре күреп бетермәгәнне дә тиз абайлап алуын әйтте.
Нина Кочеляева быелгы фильмнар арасында фаворитлары булмавын искәртте. «Алар бөтенесе бер дәрәҗәдә яхшы фильмнар», - диде ул.
Кино белгече, философия һәм сәнгать белеме докторы Светлана Слапке кинофестивальдә 2006 елдан, ягъни, икенче кинофестивальдән бирле катнаша. «Мин күп коллегаларымнан аермалы буларак, фестивальнең тууын, атлап китүен, үсүен, авторитет яулавын күрдем. Фестиваль танылган, ләкин әле аның югары ноктасы җитмәгән дип уйлыйм, үсеш потенциалы бар», - дип сөйләде ул матбугат конференциясендә.
«Берничә ел элек тарихи фильмнар артуын күзәткән идек, быел бар спектр заманча проблемаларга күчте, социаль драмалар зур урын алып тора. Бу күренеш «Төрки дөнья фильмнары» юнәлешендә дә ачык күзәтелә», - диде ул программаны тасвирлап.
Филология фәннәре докторы, профессор Тимур Шәйхуллин сыйфатка басым ясалуын ассызыклап, кешене җәберләү күренешләре, дини, милли билгеләр буенча дискриминация, сексуаль күренешләр булмаска, шулай ук, исламга һәм традицион гаилә кыйммәтләренә каршы килмәскә тиешлеген әйтте.
«Без гомуми программаны формалаштырганда бәхәсләр дә була иде, әмма быел алар булмады диярлек. Чөнки өч яхшы фильмнан берне сайлау кыен түгел, бер фильмнан өчне сайлау кыен. Яхшылар күп булгач безгә бары тик яхшырагын гына сайлыйсы иде», диде ул.
Белгечләр кинофестиваль өчен кызыклы булган фильмнарны атадылар. Татарстан фильмнарыннан төп конкурста катнашучы Ирек Хафизовның «Әниләр һәм бәбиләр» фильмына, Бай Хәйруллин «Казан җөе» документаль фильмына, «Россия – Ислам дөньясы» программасында катнашучы һәм кинофестиваль ачылышында күрсәтелүче Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмнарына игътибарны юнәлттеләр.
Бүген Камал театрының яңа бинасында «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале ачыла. Кинофестиваль традиция буенча Кызыл келәм тантанасы белән башланып китәчәк – катнашучы фильмнарның вәкилләре кызыл келәмнән үтәчәк.
Кинофестиваль ачылу фильмы итеп сайланган Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» кинокартинасы бүген «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз