Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нилов Монополиягә каршы хезмәттән мәктәп формасының кыйммәтләнүенә юл куймавын сораячак
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов Монополиягә каршы федераль хезмәткә мәктәп формасына бәяләрнең артуын булдырмау үтенече белән мөрәҗәгать юллаячагы турында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Нилов билгеләп үткәнчә, ел саен 1 сентябрь якынлашканда мәктәп товарларына ихтыяҗ арта һәм кайбер сатучылар бәяләрне күтәрә башлый. Аның искәртүенчә, хәзерге икътисади вазгыятьтә моңа юл куярга ярамый, чөнки күпчелек гаиләләрнең финанс хәле киеренке булып кала – кешеләр кредитка баткан, күпләрнең балаларын мәктәпкә әзерләргә мөмкинлеге юк.
Парламентарий фикеренчә, дәүләт структуралары, бигрәк тә социаль юнәлештәге товарларга карата, бәяләрне күрә торып арттыруга юл куймаска тиеш. Ул шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт вазгыятькә игътибар итеп кенә калмыйча, базарда катнашучыларга тиешле киңәшләр дә бирергә мөмкин, дигән фикерен белдерде.
Элегрәк экспертлар быел мәктәп формасына бәяләр 8-10 процентка күтәрелергә мөмкин дип белдергән иде. Тулы комплектның бәясе, исәпләүләр буенча, малайлар өчен - 7,5 меңнән 28 мең сумга, кызлар өчен 8,5 меңнән 25 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз