Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әниле йорт җылысы – “Саба таңнары”
Иләбәр авылында яшәүче Гөлфия апа Зарипова белән сөйләшкәннән соң, өлкән буынның никадәр чыдам, сабыр, тырыш булганына тагын бер кат сокланасың.
(Саба, 2 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). Кайсы гына өлкән кеше белән очрашма, сүз үзеннән-үзе сугыш чорына барып тоташа. Өлкәннәребезнең һәрберсенең күңелендә һаман да сугыш калдырган яралар яши.
Саба төбәгенең Иләбәр авылында яшәүче Гөлфия апа Зарипова белән очрашып сөйләшкәннән соң, өлкән буынның никадәр чыдам, сабыр, тырыш булганына тагын бер кат сокланасың. Ил өстенә килгән авырлыкны ирләр белән беррәттән, үзләренең нәфис җилкәләренә күтәргән кыз-ханымнарга ничек сокланмыйсың?!
Сугыш башланганда Гөлфия апага нибары 10 яшь булган. Теләге никадәр көчле булса да, 4 нче сыйныфтан соң укырга насыйп булмаган аңа. Ачлык-ялангачлык, хәерчелек, өметсезлекне сөйләп-аңлатып торасы юк. Биш сабыйлы, гөрләшеп яшәгән йортның да бәхете җимерелә: әтиләре сугышка китә, аның артыннан иң өлкән абыйларына да чакыру килә. Әтиләре Заһир абыйга үзе киткәндә әнисе карынында калган улын күрергә насыйп булмый. Әниләре исемен кем кушарга дип киңәшләшеп язган хатына каршы, үзегезгә ошаганны карагыз инде, дигән җавап килә. Озак та үтми, ике арада хәбәрләр өзелә. Кайда күмелгәнлеген эзләтеп карасалар да, нәтиҗә бирми. Өйдә дүрт баласының суыктан бөрешеп утырганын күреп өзгәләнгән ананың абзарны сүтеп якмый чарасы калмый. Алданрак әтиләре сыерны икенчегә алыштыру уе белән суеп, ит җыючыга тапшырган була. Озакламый сугыш башлана, илдә мәхшәр куба, ит җыючы абзый да сугышка алына. Шулай итеп, йорт сыерсыз да, акчасыз да кала. Болар барысы да Гөлфия апаның сабый чакта ук йөрәгенә урнашып, 85 яше тулган бүгенге көндә дә күңел әрнүе булып яши. «Ачлыктан кычыткан коткарды, аны кечкенә түгәрәкләр ясап, кышка кар базында саклый идек. Шуның белән исән калдык», – дип искә ала. Сугыш бетә: әзмәвер кебек яп-яшь егетләр кулсыз, аяксыз, бөтенләй күрмәскә әйләнеп кайта. Ничек өзгәләнеп көтсәләр дә, әтиләре генә күренми…
1947 елда тиф белән авырган әнисе урынына аны Ключ урманын кисәргә җибәрәләр. Тик урман кабул итүчесе, яшең тулмый, дип, кайтырга куша. Кире кайтыр юлны белми, кайтырга куркып, ике ай кача-кача урман кисә. Калган бөтен гомерен терлекчелек белән бәйли. Туган авылы Иләбәрдә 42 ел фермада сыер сава ул. Шуның 25 елын кул көче белән башкарырга туры килә. 12-17ләп баш сыерны көненә 3әр тапкыр кул белән сава ул. Малкайларны ярату көче аның хезмәтенең никадәр авырлыгын тоярга, башка эш эзләргә ирек бирми. Алдынгы сыер савучы буларак, аны 20 яшендә Мәскәүгә ВДНХга җибәрәләр. «Аягымда иске генә тапочка кебек нәрсә иде. Моның белән Мәскәүне көлдереп йөрмә, дип, абыем Казаннан китешли матур туфли алып бирде. И ул вакыттагы сөенүләрем», – дип искә ала Гөлфия апа. Мәскәүдә күргән тәэсир-кичерешләре хезмәтенә тагын да көч-дәрт, ялкын өсти. Тырышлыгы, күндәмлеге югары бәяләнә: 1973 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.
«Эш дәверендә аяктан башта шахта галошы, аннан резин итек төшмәде. Иртәнге 4тә торып, көненә 3әр тапкыр ферма белән өй арасын таптадык. Аңарчы өйдәге сыерны савып, йорттагы эшләрне карап китәсе бар. Бүген дә тик торырга тырышмыйм. Вак-төяк эшләрне, тавык-чебешләрне карашам», – ди ул.
1956 елда Сәгыйть исемле булдыклы егет белән кавышып, гаилә коралар. «Сәгыйть гомере буе шофер булып эшләде, аңа будильник урынына да мин идем. Урынга кулны гына куеп карыйм да, син булмасаң, торыр вакыт җиткән була, дия торган иде», – дип мәрхүм ирен искә ала. Икесе дә эштән курыкмыйлар, тормышта җиңел юл сайламыйлар. Уллары Миңнислам, Рамазан, Зөфәр, Илшатны та үзләре үрнәгендә, тырыш, тәрбияле итеп үстерәләр. Барысы да җаваплы вазифалар башкарып, үрнәк тормыш алып баралар.
Ана кешенең иң зур бәхете – инсафлы, тәүфыйклы балалары. Гөлфия апа да игелекле уллары белән горурлануын яшерми. «Эшләп кенә калмадым, 9 ел хезмәт тә иттем. Улларымның 4есе дә армиядә булды, Рамазаным моряк булып, аны 3 ел көтеп зарыгып беттем. Берсе кайтты, берсе китте. Балаларны үстерү җиңел булмады. Инде бәхетләре генә булсын», – дип догада тора ана кеше.
Бүген ул 3 нче улы Зөфәр белән килене Дамира гаиләсе тәрбиясендә, онык-оныкчыклары бәхетенә куанып гомер кичерә. Әлеге 4 буын вәкилен берләштергән нурлы йортта өлкәннәргә кадер-хөрмәт, яшьләргә ихтирам зур. Бәйрәм, ял җитсә, әниле йорт җылысы бөтен балаларны бергә җыеп, өй эче шалап тора. «Әниебезгә Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен, ул булганда без һаман да бала. Өебезнең нуры, күрке ул», – ди Зөфәр абый. Әле озак еллар ана җылысын тоеп яшәргә язсын иде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз