news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нил Ушаков: “Рига белән Казан арасында туры рейс булдыруны бик көтәбез”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рига мэры Нил Ушаков белән очрашты.

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Рига мэры Нил Ушаков белән очрашты.

Искәртеп үтик: Татарстан делегациясе эш сәфәре белән - Латвия Республикасында.

Бу очрашудан видео һәм фотоматериаллар Татарстан Президенты һәм Латвия шәһәре башлыгының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында пәйда булды.

Очрашуның рәсми өлешенә керешкәнче, Россиягә, аның сәясәтенә ихтирам белән караган кеше буларак билгеле Нил Ушаков Рөстәм Миңнеханов өчен мэрия бинасы буйлап экскурсия уздырды.

“Казанда булмадым әле. Мин җыенам үзе. Былтыр барып җитә яздым, ләкин, беләсез, бездә ел да диярлек сайлау, шуңа күрә кая да булса чыгып китергә җитешеп тә булмый, - дип фикер уртаклашты Рига мэры Татарстан Президенты белән. - Шәһәрегез турында, спорт уеннары ничек уздырылуын ишеткәнем бар. Фотографияләрен карадым, кызыктым, әмма әлегә барып җитмәдем”.

“Сугыш вакытында безнең шәһәр зыян күрмәде диярлек. Ләкин немецлар нәкъ менә бу мәйданны бомбага тотты. Шуңа күрә биредә - яңа салынган биналар, - дип сөйләде экскурсиядә шәһәр башлыгы. - Биредә моңа кадәр безнең Президент резиденциясе урнашып торган иде. Әлегә күченмәде. Шәп иде – вакытында түләде. Мәйдан барлык чаралар өчен дә ябык – куркынычсызлык таләпләре шундый”. Шулай ук Ушаков хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре алып барылган Оккупация музеен, Милли китапханәне, азат итүче совет сугышчыларына куелган һәйкәлне күрсәтте.

Китапханә бинасы Миңнехановны тәэсирләндерде, бигрәк тә аны төзү Латвиягә 200 млн еврога төшкәнен белгәч. “Башка архитектура да булырга мөмкин иде дип уйлыйм, шуның кадәр акчага бигрәк тә”, - дип фикерен белдерде ул.

Соңрак, рәсми очрашу вакытында, Нил Ушаков тагын бер кат билгеләп үткәнчә, Рига Татарстан һәм, аерым алганда, республика башкаласы белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне җайга салу яклы. “Безнең шәһәргә нәкъ менә Сезнең килүегезгә бик шатбыз. Казан бездә байлыгы белән дә, матурлыгы белән дә данлы. Ни үкенеч, соңгы вакытта Казанга кадәр әллә ни күп кеше барып җитә алмады, чөнки туры рейс юк. Тел төбемне шунда ук белгертәм: Рига белән Казан арасында аның булдырылуын без бик көтәбез. Бу Рига Казаннан туристлар кабул итә алсын өчен генә түгел. Рига – ул зур хаб, һәм Рига – Казан рейсы ачыла икән, бу Скандинавия юнәлешенә капка ачыла дигән сүз”.

Норвегия белән Риганы көненә 5әр туры рейс бәйли, диде ул. “Казанга без Скандинавия юнәлешен китерә алыр идек. Ә шәһәр Россия чикләреннән еракларда танылган. Фотосурәтләр, бигрәк тә спорт уеннарыннан соң, бөтен Европага таралды. Һәм бу очракта туры рейс зур таяныч булыр иде”, - дип игътибарны юнәлтте Нил Ушаков. Европада беренче Сабан туе нәкъ менә Ригада үткәрелде, милли көрәш тә булды, тәкә дә приз итеп бирелде, дип билгеләп үтте ул. “Барысы да бик матур булды. Аннары Сабан туе Берлинга күчте, аның беренчесе барыбер дә бездә үткәрелде”, - диде.

Биредә Россияне төп икътисади партнерларның берсе дип санасалар да, икътисади мөнәсәбәтләрне әлегә бары чик буе төбәкләре белән җайга салып була һәм шулай ук туры транспорт элемтәсе булган төбәкләр белән генә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, очрашу хуҗасыннан аермалы буларак, Латвия башкаласында аның булганы бар. “Мин премьер булган вакытта килгән идек. Безнең Европа чемпионаты этапларының берсенә узышка килүебез иде. Машина трамплиннан очкан фотографиям бар. Мин бу трассаны хәтерлим”, - дип сөйләде ул.

Хәзер исә трасса үзгәргән. Латвия, Рига мэры сүзләренчә, аны реконструкцияләүгә 2 млн евро акча түккән, һәм хәзер ул Европада иң әйбәтләрнең берсе санала.

Ә инде Рига – Казан туры рейсы, мөгаен, булдырылыр. Бу мәсьәлә бүген “Татарстан һәм Латвия – үсеш перспективалары” түгәрәк өстәлендә каралды. Аны гамәлгә кертү вакыты да билгеләнгән: 2017 елның мае.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100