news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ниләр күрми татар аты?!" - "Ватаным Татарстан" газетасы

18 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында Ат көне узды.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Румия Саттарова). Көне шәп булды! Ел да Ат көнендә яңгыр яумый калмый иде. Бу юлы көн кояшлы һәм матур булды. Бәйрәмгә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев кайтты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Ярышлар иртәнге сәгать 6да башланды.

Җиде ат – 80, бер ат 120 чакрымга кузгалды. Соңрак унөч ат 40 чакрымга старт алды. Атлар тиешле араны юыртып кына барды. 20 чак­рымны үткән саен финишка килеп, ветеринария тик­ше­рүе уздылар. Кан басымнарын, йөрәк тибешлә­рен, кыс­касы, атның физик ха­ләтен тикшерделәр. Хәл­лә­ре яхшы атлар дистанция­не дәвам иттерделәр. Бу юлы атлар азрак булды. Мәс­кәү­дән, Санкт-Петер­бург­тан кайт­кан ветеринарлар моны болай дип аңлатты: бер атна элек кенә Россия чемпионаты булу сәбәпле, күп атлар ярышка килә алмады. Чөнки 2-3 атна үт­ми­чә, алар­­ны тагын ярышка кер­тергә ярамый.

120 чакрымга ярышта катнашкан ат Нальчиктан (Кабарты-Балкар) килгән иде. Җайдагы яшь кенә бер кыз. Үзе белән Вика Осипова дип таныштырды. Атның ху­җасы Ахьед Махов: “15 атым бар, – дип сөйләде. – Иркендә йө­риләр. Көн дә таулар, сулык­лар аша зур юллар үтә­без. Ярышларда катнашып торабыз. Чит илләргә чыгабыз. Җиңүләр яулыйбыз. Ә бүген­ге ярышта без­нең атларга каршылыклар, авырлыклар (таулар, сулыклар) җитмәде. Ат­ларның мондый зур арага ярышулары ул – спорт, ә менә якын арага зур тизлек белән чабулары – шоу!”

Милләттәшләребез арасында да әлеге ат спорты бе­лән шөгыльләнүче тырыш, йөрәкле ир-егетләр бар. Лениногорск районыннан Фә­рит Нәбиуллин ярыш­ка 6 ат алып килгән. “350 атым бар, – ди ул. – Татар атларын үр­че­тәбез. Чабышкылар, ерак ара­га юыртучы атлар әзер­либез. Кымыз ясыйбыз. Атлар иркен­дә, далада, тауларда йөри. Кышын да үз­лә­ре тибенеп, ризык таба. Татар атларын төрле өлкәләр­дән җыйдык. Алар бик чыдам. Кигәвенгә дә исләре китми, салкын, эссегә дә, ерак, каршылык­лы юлга да түзә. Районда ат йөздерү, кыз куу кебек милли ярышлар оештырабыз”. Ярышта җиңүче­ләр­не котлаганда Фәрит Нәбиул­лин кебек сөенгән кеше булмагандыр! Улы Самат 40 чакрым араны иң уңышлы үтүче булды! Татар атлары ярышында шулай ук алар­ның аты (җай­дагы – Динә Хәйретдинова) финишка беренче килде!

Биектаудан атчы-фе­р­мер Ленар Усманов: “40 атыбыз бар, – дип сөйләде. – Ерак арага юыртучы атлар көн дә 20 чакрымны үтәләр. Кызыбыз Әдилә бүгенге ярышта катнаша. Үзем дә кечкенәдән колхоз атлары арасында үстем”. Усманов атлары 40 чакрым араны уңышлы үтте. Лениногорск атчысы Фәрит Нәбиуллин: “Ленар Усманов – абруйлы ярышларда катнашкан һәм җиңгән данлыклы атчы!” – дип, безнең сөй­ләшүне тагын да куәтләп җибәрде.

Ике чакрымга чапкан атлар ярышы комментаторы Фәрхәт Зыятов “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җи­тәк­чесе Шәйдулла Сәлахов­ка аерым рәхмәт әйтте. Чөн­ки аларның атлары ярышта уңышлы чыгыш ясадылар.

Матур итеп бизәлгән атлар унсигезләп иде. Кеч­кенә тае белән килгән атка аерата сөеп карадылар. Сөрде авылыннан Чулпан һәм Тәлгать Салиховлар аты иде ул. “Тай 30 августта – Республика кө­нендә туды, – дип сөйләде алар. – Исеме дә – Август. Атны 20 еллап тотабыз инде. Хуҗалык эшендә бик ярап тора”. ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәй­хра­зиев җигүле ат хуҗалары белән исәнлә­шеп, хәлләрен белеште, хәтта кошевкаларга, арбаларга утырып карады, атчыларга кушылып җыр­лады. Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Менә ат нишләтә кешене! Ул аңа тугры дус, хезмәт күрсәтүче һәм күңелләрне нечкәртеп җибәреп, яхшы кәеф бүләк итүче дә! “Бүген профессио­нальләрнең генә ат ярышы түгел, – дип сөйләде Васил Шәйхразиев. – Бүген ат ас­рау­чы гади хезмәт кешесе дә җигүле аты белән ярышларда катнаша ала”. Бәй­рәмгә Яңа Кенәрдән Әхтәм Әхмәт­шин, өлкән яшьтә булуына карамастан, җигүле аты белән килми калмый. Арбалы атлар йөк төяп узыштылар. Мәйданда үзеш­чәннәр җырлап-биеп торды. Кыскасы, Ат көне ярышлар, котлаулар, бүләк­ләүләр белән бик матур үт­те. Ат көне, ат ярышлары – әллә нинди дәһшәтле матурлык иде бу!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100