news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әниләр көнендә Татарстанның Милли музеенда караоке һәм матурлык салоны эшләячәк

26 ноябрьдә әниләр өчен экскурсияләр, музей ярминкәләре оештырылачак.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Милли музеенда Әниләр көнендә бәйрәм чаралары үтәчәк. 26 ноябрь көнне әниләр өчен караоке һәм матурлык салоны эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне балалы әниләр өчен экскурсияләр, музей ярминкәләре оештырылачак.

Музей хезмәткәрләре хатын-кызның тормыштагы, тарихтагы урыны турында интерактив уен да тәкъдим итәчәк. Килгән кунаклар борынгы хатын-кызларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнгәнен белә алачак. Ахырдан балаларга котлау открыткалары ясарга өйрәтәчәкләр.

"Җырлыйк, дуслар" дигән интерактив чарада караокеда әниләргә багышланган җырларны башкарырга, "Сөембикә" матурлык салонында мастер-классларда катнышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot