news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әниләр көнендә Казан Кремле территориясе музейларына бушлай керергә мөмкин

Әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килә

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). 30 ноябрь – Халыкара әниләр көнендә - әниләр һәм балалар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак.

Казан Кремле территориясендә Татарстанның Табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге һәм “Манеж” күргәзмә залы эшли.

Исегезгә төшерәбез: Әниләр көне халыкара бәйрәм булып санала һәм бу көнне әниләрне һәм булачак әниләрне котлау гадәтткә кергән. Төрле илләрдә әлеге бәйрәм төрле көннәрдә уздырыла. Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесенә туры килә, дип яза Казан мэриясе сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot