news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әниләр көне уңаеннан Бөтенроссия интернет-акциясе уза

«Беренче затлар парады - Әниләр парады» акциясендә теләгән һәркем катнаша ала.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Әниләр көне алдыннан Стенапризнаний.рф коммуникатив платформасы, Җир йөзендәге иң якын кеше – анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт белдереп, теләгән һәркемне Бөтенроссия интернет-акциясендә катнашырга чакыра, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Беренче затлар парады - Әниләр парады» акциясендә катнашу шартларына килгәндә, моның өчен 25-30 ноябрь көннәрендә Стенапризнаний.рф сайтына кереп һәм «Написать признание» формасын активлаштырып, җибәрүче һәм алучының e-mail-адресын күрсәтергә; әниләргә карата тирән хөрмәт хисләрен белдергән сүзләр язарга; әниеңнең яраткан фотосын урнаштырырга һәм «бастырып чыгарырга» дигән төймәгә басарга кирәк. Шуннан соң әнигә карата хөрмәт сүзләрен социаль челтәрләрдәге үз сәхифәгезгә урнаштырыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100