Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада бультерьер токымлы эт 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән
Түбән Камада, Яшьлек урамындагы 3Б номерлы йорт янында коточкыч хәл булган. Фаҗига урынында видео яздырган ир-ат сөйләгәнчә, хоккей тартмачыгы янында бультерьер токымлы эт 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Агрессив хайван мәктәп укучысының йөзен ерткан һәм колагын тешләп алган.
«Биредә бультерьер балага һөҗүм итте.. Менә телефоны, әйберләре, сумкасы ята... Кызга - 12 яшь. Уенчыгы ерткаланып беткән... Барысы да биредә булды», - дип бүлеште ир-ат әлеге хәлнең нечкәлекләре белән.
Шул тирәдән үтеп йөрүчеләрнең битарафлыгы һәм этнең хуҗасы берни дә эшләмәве аның ачуын кабарткан.
Ир-ат баланы хастаханәгә алып китүләрен әйтте.
Искәртеп үтәбез, гаиләсе белән авылда кунак булган 4 яшьлек бала да шул рәвешле зыян күргән иде. Икенче очрак Фучик урамында була, биредә эт мәктәп укучысына һөҗүм итә. «Татар-информ» агентлыгы шулай ук Америка акитасы токымлы этнең Чаллыда 11 яшьлек кызга һөҗүм итүе турында язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз