Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Никольский храмы рухание: Хәрби үтерергә дип түгел, ә дошманга каршы торырга дип бара
Лаеш районы Русское Никольское авылының Никольский храмы рухание Ярослав Филиппов фикеренчә, хәрби сугышка үтерергә дип түгел, ә дошманга каршы торырга дип бара.
«Үтерү гөнаһ санала. Үтерү кешенең күңелендә эз калдыра, ләкин хәрби аңа карап сугышта катнашмыйча кала алмый. Хәрби сугышка үтерү өчен түгел, ә дошманга каршы тору өчен, үз гомерен корбан итеп, үзен яклый алмаганнарны якларга бара», – диде дин әһеле.
Ярослав Филиппов әйтүенчә, Библиядә хәрби хезмәт турында мәгълүмат күп. «Иисус Христос, тарихта сугышлар кешелекне гел озата барачак, дип әйткән», – дип искәртте.
Рухани сүзләренчә, хәрби операция зонасына китәр алдыннан, хәер-фатиха сорап, храмга килүчеләр бар.
«Махсус хәрби операция зонасына китүчеләргә без сугышчы курыкмаска тиешлеген, дошманга каршы торырга кирәген әйтәбез. Ләкин хатын-кызларны, балаларны җәберләмәскә, чит йортларга кермәскә, кан нәфесе өчен үтерү теләге тумасын дип үгетлибез», – дип белдерде.
«Руханилар гыйбадәт кыла, сугышчыларны рухи яктан ныгыта. Кайбер руханилар хәрбиләр белән көрәшкә дә бара», – ди Ярослав Филиппов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз