Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Николай Титов Татарстанда бакчачылык өлкәсенә игътибар артуын әйтте
Быел Татарстанда Бакчачылар көне беренче тапкыр зурлап билгеләп үтелә.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген, "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә бакчачылар бәйрәме уза. Республикада соңгы елларда бакчачылык өлкәсенә игътибар арткан, бакчачыларга эшләү өчен уңай шартлар булдырылан. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтте.
"Бүген Татарстан өчен тарихи вакыйга, беренче тапкыр Бакчачылар көнен зурлап билгеләп узабыз. Бәйрәмнең максаты - бакчачылар хәрәкәтен популярлаштыру. Республикада 1500 бакчачылык ширкәте эшләп килә, аларда 317 меңгә якын участок урнашкан. Соңгы елларда бакчачылык өлкәсенә игътибарны арттырдык, бакчачыларга эшләү өчен уңай шартлар булдырдык. Барлык эшләр дә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Республикада икенче ел бакчачыларга ярдәм программасы эшли. Бакчачыларга булышу өчен программа булдырылды, хәзер ул ике елдан артык уңышлы гына эшләп килә. ТР җитәкчелеге тарафыннан тагын бер карар кабул ителде. Ул бакчачылыклар ширкәтләреннән эчке инфраструктуралары объектларын капиталь ремонтлауны финанслауны күздә тотачак. Нәрсә ул бакчачылык? Без бу хакта төрлечә фикер йөртәбез. Ул - авыр хезмәт тә, рәхәт ял да. Бүгенге бәйрәмне ярминкә белән бергә туры китереп үткәрүебез юкка түгел, чөнки уңыш һәм муллык бәйрәме. Бу чараны оештыручылар - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм бакчачылар", - диде ул.
Николай Титов әйтүенчә, күпчелек бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләре Казан, Чаллы һәм Түбән Кама тирәсендә урнашкан. "Киләчәктә аларның саны артыр, дип уйлыйм", - диде ул.
- "Бакча 2018"ярминкәсендә - "Казан" агросәнәгать паркы мәйданына республика бакчачылары үсенте, агач, орлыклар белән сату итә. Аннан тыш, мастер-класслар оештыралар, тәҗрибә уртаклашалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз