news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Николай Суржко торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кушты

Кар күп булу сәбәпле су басу куркынычы янаган участокларда кар чыгару эшен оештырырга кирәк, - диде ул.

Николай Суржко торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кушты
Елена Саляхова

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Кар күп булу сәбәпле торак-коммуналь хезмәтләргә көчәйтелгән эш режимына күчәргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко әйтте.

“Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә һәм якын-тирә субъектларда югары кар катламы күзәтелә. Кар күп булу сәбәпле, юл хезмәтләренә көчәйтелгән эш режимына күчәргә һәм күпер астындагы суүткәргеч торбаларны чистартырга кирәк”, - диде ул.

Николай Суржко язгы ташуның кар эрүнең ничек баруына бәйле булачагын әйтте. “Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, язгы ташу вакытында су басу куркынычы янаган участокларда кар чыгару эшен оештырырга кирәк”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot