Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Николай Никифоров «Яровая законы» турында: «Ышанам, закон эшли башлаячак»
РФ Элемтә министры Николай Никифоров «Яровая законы» план буенча бара дип белдерде.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Закон катгый рәвештә план буенча бара. Исегезгә төшерәм, 2018 елда техник нормалар үз көченә керәчәк. Ышанам, закон эшләячәк», — дигән ул «Россия сегодня» агентлыгында узган матбугат-конференциясендә.
Министр кабул ителгән законның гражданнар артыннан күзәтүне бөтенләй күздә тотмавын, ә бары «антитеррористик пакет» документларыннан торуын, ә ул исә «элемтә операторларына кулланучылар мәгълүматын саклауда өстәмә таләпләр белдерү” дигән сүз булуына инана. «РФ да әлеге мәгълүматларның кайсы очракта күрсәтелергә тиешле тәртибе ачык билгеләнгән — бары тик суд карары булганда гына оператив-эзләү чаралары барышында мөмкин. Әлеге очракта мәгълүматларны саклауның техник яклары турында сүз бара», — дип аңлатты Никифоров.
Шулай ук РФ Элемтә башлыгы РФ президентының «телекоммуникация тармагы позициясенең» тәвәкәллек буенча борчылуын ишеткән. «Билгеле, безнең уртак максат бер — антитеррористик төзәтүләрнең элемтә хезмәте күрсәтү бәяләре үсешенә юл куймау», — дип өстәде министр.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, алдан ниндидер белдерүләр җиткерергә әле иртәрәк. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм элемтә министрлыгы Россиядә мәгълүматларны саклау буенча җиһазлар чыгару шартларын эшлиләр, шулай ук законга төзәтмәләр кертү буенча да, анысы негатив нәтиҗәләр булмасын өчен кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз