news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Николай Никифоров Америка санкцияләре буенча фикере белән уртаклашты

Министр Европа партнерлары белән хезмәттәшлекне җайга салырга теләвен белдерде.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Америка санкцияләре – ул мәңгелеккә. Алар гамәлдән чыгар дип уйламыйбыз да”, - дип белдерде Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров бүген Казанда журналистларга. Ул Америка Кушма Штатларының яңа санкцияләре буенча шәрехләмә бирде.

Искәртеп үтик: бүген АКШ Финанслар министрлыгының Россия Президенты Владимир Путинга якын булган түрәләр һәм бизнесменнар, хакимият белән тыгыз бәйләнештә булган компанияләр турында докладны бастырганы билгеле булды. Исемлектә 1 миллиард доллардан артык мөлкәте булган 114 Россия сәясәтчесе һәм 96 эшмәкәр. Алар барысы да Россиягә карата яңа санкцияләргә эләгергә мөмкин. Исемлектә Татарстан вәкилләре дә бар.

“Төрле исемлекләр булырга мөмкин. Бу вазгыятьне үзгәртергә сәләтле факторларны күрмибез дә. Шул ук вакытта, без Европа коллегаларының Россия Федерациясе белән тыгыз хезмәттәшлектә кызыксынуы булуын күрәбез, шул исәптән элемтә, IT-юнәлеш, цифрлаштыруны үстерү мәсьәләләрендә. Европа – безнең күршеләр. Европа белән безне гомуми тарих, гомуми мәдәният берләштерә. Без конструктив хезмәттәшлек кору яклы”, - диде Николай Никифоров.

Министр әйтүенчә, геосәясәттә куәтле мәгълүмати технологияләрдән башка бер дәүләт тә үзен мөстәкыйль итеп хис итә алмый. “Россия Федерациясендә үз технологияләребезне үстерергә кирәк. Цифрлы мохиттә тулы мөстәкыйльлеккә үз технологияләребезгә таянсак кына ирешәчәкбез. Альтернатив юл булмауны аңлау зарур. Без үзебезнең операцион системаларны, белешмәләр базасын, офис тәкъдимнәре пакетын, интернет-сервисларны һәм башкаларны үстерегә тиеш. Бу безнең бердәнбер юл”, - диде Никифоров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100