news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Николай Максимов ачык дәрестә татар теле буенча үз методикасын тәкъдим итте

Үз методикасын уйлап тапкан доцент татар телен сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтергә тәкъдим итә.

Николай Максимов ачык дәрестә татар теле буенча үз методикасын тәкъдим итте
Владимир Васильев

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген Казан шәһәре Вахитов районының 41нче номерлы мәктәбендә татар теле укытучылары өчен ачык дәрестә татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты, доцент, татар телен өйрәтү буенча авторлык методикасы уйлап тапкан Николай Максимов үз методикасын тәкъдим итте.

“Әлеге ачык дәресләрне уздыруның төп максаты – башлангыч сыйныфларда укучы рус телле балаларга бинар (әдәби уку һәм тел) дәрес кысаларында татар телендә сөйләшергә өйрәтү. Шуны истә тотып, мин монолог-хикәя һәм диалог төзергә өйрәтү алымнарын дәрестә кулланып күрсәттем”, - диде Николай Максимов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, башлангыч сыйныфларда сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе күпкә отышлырак. Шул рәвешле рус телле балаларга татар телен өйрәнү күпкә җиңеллерәк.

Аның технологиясе буенча, укучылар бирелгән сүзләрдән, дөрес кушымчалар ялгап, җөмләләр төзи. Шул җөмләләрне алар монолог һәм диалогта кулланалар.

Татар теле укытучысы, үз технологиясен 1 сыйныфта татар теле, 3 сыйныфта әдәбият дәресләрендә кулланып күрсәтте.

Дәрестән соң түгәрәк өстәл барышында Николай Максимов үзенең “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” дигән укыту әсбабын укытучыларга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100