Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Николай Федоров шикәр чөгендерен эшкәртү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә чакыра
Быел Россия шикәрсез калмаячак, дип саный РФ авыл хуҗалыгы министры
чөгендерен җыеп алу барышына һәм заводларның чималны эшкәртүгә әзерлегенә багышланган киңәшмә узды, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, үсемлекләрне химияләү һәм саклау департаменты директоры урынбасары Денис Паспеков Көньяк (Краснодар крае) һәм Үзәк (Курск, Липецки өлкәләре) федераль округларының аерым районнарында шикәр чөгендерен җыеп алу барышы турында белдерде.
Бүгенге көндә 19,7 мең гектардан 701,9 мең татлы тамыразык алынган, бер гектардан уртача 355,6 центнер уңыш алына.
Төбәкләрнең агросәнәгать комплексы идарәләре органнары мәгълүматларына караганда, 2012 елда тулай шикәр чөгендере уңышы 40 миллион тоннадан артыр дип көтелә. Чималны 78 шикәр заводы эшкәртәчәк.
Теләсә нинди очракта, Быел Россия шикәрсез калмаячак, дип саный РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.
Уңыш җыеп алуга яхшы керешеп китүгә карамастан, җитди проблемаларны хәл итү зарур.
РФ Авыл хуҗалыгы министры шикәр чөгендерен эшкәртү өлкәсендә Татарстан һәм Курск өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнергә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз